Чит илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда иң яхшы ил төбәкләренең берсе! Казанга эш сәфәре белән килгән Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга әнә шундый зур бәя бирде. Бу – иң беренче чиратта, республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов башкарган эшкә хөрмәт билгесе, әлбәттә. Татарстан Рәисенең быел чит илләргә эш сәфәрләрен «ВТ» да барлады.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавров белән Казан Кремлендә очрашты.
– Татарстанның тышкы хезмәттәшлеге үсешенә ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Илебезнең бердәм тышкы сәяси юнәлеше кысасында республика дустанә илләр, хезмәттәшләр белән элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис чит илдә Татарстан вәкиллекләре эшләп килүен дә әйтте. Моннан тыш, республика Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан һәм Төрекмәнстан белән ныклы элемтәләр урнаштырган. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үзе җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшенә дә аерым тукталды.
Сергей Лавров быелның маенда Татарстан башкаласында узган «KazanForum»ны югары бәяләде. «Җыенга бәйле материалларны укыдым. Эш программасы бик тыгыз булган», – дигән фикер җиткерде министр.
– Сез тышкы элемтәләр алып бару буенча әйдәп баручы ил төбәкләренең берсе. Иң мөһиме – бу эш республикага да, гомумән, ил өчен дә яхшы нәтиҗә бирә, – диде Сергей Лавров.
Чарада Владимир Путин указы нигезендә киләсе елның көзендә Татарстан башкаласында узарга тиешле БРИКС илләре дәүләтләре (аңа Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы керә. – Ред.) башлыклары очрашуы турында да сөйләштеләр.
Казанда министр «Ефәк юлы» халыкара ралли ачылышы тантанасында да катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Лавров ярышларда катнашачак техниканы карады, экипаж вәкилләре белән аралашты. Министр билгеләп үткәнчә, ралли Евразия киңлеген тоташтырган элеккеге сәүдә маршруты буенча уза. Татарстан «КамАЗ»лары зур юлга кузгалды, ә без Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең быел чит илләргә мөһим эш сәфәрләрен барлап чыктык.
Ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил делегациясе составында Россия – Төрекмәнстан бизнес форумында катнашты. Халыкара чарага кадәр Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан парламентының Югары палатасы – Милли Генгешның Халык Маслахаты Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәтов белән очрашты. Гурбангулы Бердымөхәммәтов билгеләп үткәнчә, Россия – Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысасында, Ашхабад Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә зур әһәмият бирә. Казанда Төрекмәнстан генераль консуллыгы ачылу да ике арадагы элемтәләрне ныгыткан. Яклар кабат апрель аенда очрашты. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга сәфәр кылды. Ашхабадта ул Төрекмәнстан президенты Сердар Бердымөхәммәтов белән дә күреште. Анда хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыштылар.
Яз көне Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанда булды. Биредә ул ил президенты Эмомали Рахмон белән дә очрашты. Былтыр ике арада товар әйләнеше 30,7 миллион доллар тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 57 процентка үскән. Хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр күп. Эмомали Рахмон сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны үстерүгә уңай караш җиткерде. Ил Премьер-министры Кохир Рәсүлзәдә белән очрашу барышында яклар бергәләп эшләү өчен өстенлекле юнәлешләр арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгълүматлаштыру тармакларын билгеләп үтте.
Апрель башында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен Минскида Белоруссия Президенты Александр Лукашенко җылы каршы алды.
– Без күп еллар таныш, чын дуслар. Мин сезнең төбәкнең үсешен инде күптән кызыксынып күзәтәм. Ирешкән уңышлар сокландыра һәм безне Казан белән тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра, – диде Александр Лукашенко.
Аның әйтүенчә, Татарстан җире Беларусь Республикасына бик тә охшаган. «Әгәр самолетта Татарстан өстеннән очуыңны белмәсәң, бу нәкъ безнең Беларусь табигате дип уйлар идең», – дип белдерде ул.
2022 елда Татарстан белән Белоруссия арасында тышкы товар әйләнеше 817 миллион доллардан артып киткән. Александр Лукашенко әлеге күрсәткечне 2 миллиард долларга җиткерү өчен бөтен шартлар булуын әйтте.
Эш арбасы тәгәрмәченә таяк тыгарга теләүчеләр дә бар. Билгеле булганча, Молдовага эш сәфәре белән барган Рөстәм Миңнеханов Кишинев аэропортыннан кире борылып кайтырга мәҗбүр булды. Биредә ул «Халыклар дуслыгы – 2023» I Халыкара халыклар дипломатиясе конгрессында катнашырга тиеш иде. Татарстан Рәисен «күрергә теләмәгән зат» дип атадылар һәм ил чиген узарга рөхсәт итмәделәр.
– Америка Татарстан Рәисен санкцияләр исемлегенә кертте. Шуңа күрә хәзер Рөстәм Миңнехановка каршы административ чаралар күрәләр. Без моңарчы халыкара кануннар гамәлдә булган, алар үтәлгән җәмгыятьтә яшәдек. Бүген исә бу халыкара кануннар барысы да юкка чыгарылды. Тотрыклылыкның нигезе бетерелде. Миллионлаган кешенең тынычлык, киләчәккә ышанычы нәкъ менә Америка тарафыннан юкка чыгарыла, – диде бу уңайдан танылган сәясәт белгече Марат Бәширов «ВТ» хәбәрчесенә.
Хәзерге кебек катлаулы шартларда хезмәттәшлекне ныгыту турында Татарстан Рәисе Үзбәкстанда бу ил президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашуда әйтте. Моннан бер ел элек Ташкент өлкәсендә ачылган «Чирчик» технопаркы кебек уртак проектларның нәтиҗәлелеген Шәүкәт Мирзиёев та билгеләп үтте. Узган ел Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 миллион доллардан артып киткән. Үсеш 50 процент тәшкил иткән. Сүз уңаеннан, эш сәфәре барышында Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә яңа технопарк ачылды.
Май аенда Татарстан Рәисе Шанхайга барды. Татарстанның Кытай провинцияләре белән 7 килешүе бар. Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше ел саен арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 58 процентка үскән һәм 1,6 миллиард доллардан да артып киткән.
– Кытай белән Россияне уртак таулар һәм елгалар берләштерә. Без – бер-беребезгә ышанучы күршеләр. Әлеге хезмәттәшлек кысасында Шанхай белән Татарстан арасында да дустанә мөнәсәбәт урнашты, – дип белдерде Шанхай мэры Гун Чжен Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.
Рәис чит илдә Сабан туенда да катнашты. Азәрбайҗанга эш сәфәре барышында Рәис милләттәшләребезне сәламләде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Азәрбайҗанда 27 меңнән артык татар яши. Былтыр ике арада товар әйләнеше 125 миллион доллардан артып киткән. Чит илгә эш сәфәре кысасында, Рөстәм Миңнеханов һәм Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев «КАМАЗ» белән Ганҗә автомобиль заводы катнашында төзелгән яңа сервис үзәген ачуда катнаштылар. «Безнең арадагы мөнәсәбәтләр – Россия белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертте», – диде Илһам Алиев.
Рөстәм Миңнеханов “KazanForum”га килгән дистәләгән ил вәкиле белән очрашты. Петербург халыкара икътисады форумында да эшлекле күрешүләр булды. Бүген Татарстанның чит илләргә салган күперләренең ныклыгына шик тә юк.
Антон КОБЯКОВ, Россия Президенты киңәшчесе:
– Казан илнең иң нык үсеш алган һәм уңайлы шәһәрләреннән берсе. БРИКС илләре дәүләтләре башлыклары очрашуы – зур, амбициоз һәм системалы чара. Россия аны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм үткәрергә тиеш. Без БРИКС илләре бишлеге һәм безгә дустанә илләр-хезмәттәшләр йөзендә халыкара җәмәгатьчелек белән әңгәмә коруны дәвам иттерәчәкбез. Сәүдәдән алып куркынычсызлыкка кадәр – барлык юнәлешләр буенча сөйләшүләр алып барачакбыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat