Авыл ипотекасы («Сельская ипотека») буенча ташламалы кредит күләмен арттырганнар. Программада катнашучыларның барысы өчен дә (кайсы төбәктә яшәүләренә карамастан) 3 процентлы кредитның иң зур күләме 3 миллионнан 6 миллион сумга җиткерелгән.
Шулай итеп, йортны әзер материаллардан үз кулларың белән төзү өчен, шулай ук зур авыл-бистәләрдә биш каттан биегрәк булмаган күпфатирлы йортлардан торак сатып алу өчен ташламалы ипотека рәсмиләштерергә мөмкин.
Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, төбәкләрне үстерү өчен бик мөһим чара бу. Ул авыл җирләрендә яшәүчеләргә тизрәк тораклы булуга һәм аларга белгечләр җәлеп итүгә этәргеч бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россиядә лидер төбәкләр өчлегенә кергән. Узган елның декабрь ае мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 7,1 миллиард сумлык 3 меңнән артыграк кредит бирелгән. Программа 2020 елда тормышка ашырыла башлады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat