Тынгысыз ял. Казанда бер төркем кеше су коенганда чир эләктергән

Чир дә иярергә мөмкин! Су коенырга яратучыларны белгечләр шулай дип кисәтә. Җәй башланганнан бирле суда батучылар турында хәвефле хәбәрләр әледән-әле ишетелеп кенә тора. Узган ялларда су коенуның тагын бер куркыныч ягы барлыгы ачыкланды. Юдино бистәсендәге «Изумрудное» комлыгында ял иткән бер төркем кеше су коенганда авыру йоктырган. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенганда тагын нинди чирләр иярергә мөмкин? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Казанда яшәүче Минһаҗевлар гаиләсе өчен узган яллар тынгысыз булган. Шимбә көнне гаиләләре белән Юдино бистәсендәге «Изумрудный» күленә су коенырга барган алар. Якшәмбе иртәсендә исә биш яшьлек кызларының кул-аякларына кызыл тимгелләр чыккан. Кызның әнисе Лилия Минһаҗева сүзләренә караганда, баштарак моңа әллә ни игътибар бирмәгән алар.

– Черки тешләгәндер дип уйладык. Әмма игътибар белән карагач, бу тимгелләр сәер тоелды. Өстәвенә алар арта барды. Шуңа күрә кичекмәстән табибка күрендек. «Церкариаль дерматит» дигән диагноз куйдылар. Бирегә моңарчы да су коенырга йөри идек. Әмма мондый хәлнең күзәтелгәне булмады, – дип аптырый әни кеше.

Минһаҗевларның кызларында гына түгел, ял көнне шушы күлдә су коенган дистәләрчә кешенең тәнендә шундый сәер тимгелләр пәйда булган. Ял көне социаль челтәрләр шундый хәбәрләр белән тулган иде. Барысында да бер сүз: күлдә коенганнан соң тәннәренә кызыл тимгелләр чыккан һәм алар бик нык кычыта. Барысына да «церкариаль дерматит» диагнозы куелган.

Табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, су коенырга яратучылар арасында очрый торган сезонлы авыру бу. Быел табибка шундый беренче очрак белән 24 майда ук очрашырга туры килгән. Су коенганнан соң шундый хәлгә калган 8 яшьлек малайга ярдәм кирәк булган.

– Әлеге чирне китереп чыгарган паразит күбрәк әкәм-төкәмнәрне, суда йөзеп йөргән үрдәкләрне зарарлый. Шуңа күрә үрдәкләр, акчарлаклар күп йөзгән урыннарда, бигрәк тә камышлы сулыкларда су коенганда аеруча сак булырга кирәк. Су аша ул чир кешегә дә йога ала. Паразитның личинкасы тән тиресенә үтеп керә дә шул урын тимгел кебек кызарып чыга. Церкариаль дерматит үзе артык куркыныч авыру түгел. Бер атна дигәндә юкка чыга. Тәнгә эләккән паразит юкка чыгар алдыннан тимгелләр пәйда була. Аннан соң җитди өзлегүләр күзәтелми, – ди белгеч.

Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, беренче тапкыр авырганда әлеге чир җиңелчә генә узса да, кабат йоктырган очракта хәлләр мөшкелрәк булырга мөмкин. Кешенең температурасы күтәрелә, косу, эч китү кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Чир кешедән кешегә йокмый.

Табиб-педиатр сүзләренә караганда, ял итәргә барган җирдән чир ияртеп кайтмас өчен гади генә кагыйдәләрне истә тоту шарт. Су коенып чыкканнан соң иң элек өйдән алып килгән чиста су белән коенып алырга кирәк. Аннары сөлге белән яхшылап сөртенү зарур. Тәндә бер генә пычрак урын да калмасын.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе әлегә бу очрак буенча бернинди аңлатма бирми. Белгечләр «Изумрудное» күленнән су пробалары алган. Тикшерү нәтиҗәләре әлегә билгесез. Әмма шунысы төгәл билгеле: бу комлык буендагы күл идарә тарафыннан су коену тыелган дип табылган урыннар исемлегендә юк. Әлеге исемлектән аңлашылганча, Татарстанда барлыгы 10 комлык буенда су керү тыела. Белгечләр Казандагы «Түбән елга аръягы», «Локомотив» һәм «Зур Аккош күле» комлыкларында, Нурлат, Мамадыш, Лаеш («Кама диңгезе»), Лениногорск, Бөгелмә, Мөслим, Кама Тамагы районындагы комлыкларда су чисталык таләпләренә җавап бирми дип тапкан.

Табиб-инфекционист Илcөя Закирова сүзләренә караганда, җәйге чорда су коенганда дизентерия, корсак тифы, холера, эчәк инфекциясе дә йоктырырга мөмкин.

– Пычрак суда гепатит та эләктерергә мөмкин. Су коенганда теге яки бу чирне йоктыру өчен авызга бер йотым су керү дә җитә. Эсседә су аша инфекция йоктыру куркынычы бермә-бер арта. Әмма салкын су да ышанычлы түгел. Мисал өчен, ротовирус, норовирус түбән температурада тизрәк үрчи. Шуңа күрә җәй көне су коенганда сак булырга, гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, – ди белгеч.

 

Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 36 кешенең, шул исәптән 3 баланың гомере өзелгән. Шушы вакыт эчендә сулыкларда 44 кешене коткарганнар. Коену сезоны башланганнан бирле исә республика сулыкларында 23 кеше батып үлгән. Шуларның берсе – бала. Ун кешене коткарып калганнар. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, җәйге эссегә алданып, сулыкларда уяулыкны югалтмаска өнди. Фаҗигале очракларны булдырмас өчен рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә кирәк, дип алар. «Йөзә белмәсәгез, еракка кермәгез, һава тутырылган матраста да ерак китмәгез. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш су коенмагыз», – диелә министрлык хәбәрендә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү