Казандагы 5 комлыкның өчесе гигиена таләпләренә туры килмәве ачыкланган

12 июль мәгълүматлары буенча, Казандагы 5 комлыкның өчесе гигиена таләпләренә туры килми. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хәбәренә караганда, ике комлык – «Нижнее Заречье» һәм «Локомотив» комлыгы тирәсендәге су микробиологик, химик күрсәткечләре буенча таләпләргә җавап бирми. «Аккош күле» комлыгы исә химик күрсәткечләр буенча гына нормативка сыешмый.

Республикада паразит һәм вируслар буенча нормативларга туры килмәгән комлыклар ачыкланмаган. Мамадыш һәм Лениногорск пляжлары – микробиологик, Лаешныкы химик күрсәткечләре буенча таләпләргә җавап бирми.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү