Кильдураз мәктәбендә очрашу кичәсе узды

Моннан 43 һәм 45 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар кабат яшьлекләренә кайтты. Мәктәп бусагасын атлап кереп, кабат яшьлекләренә кайттылар, хатирәләр яңарттылар алар. Укыган елларын искә алып, сыйныф бүлмәләрен карап чыктылар, мәктәпнең бүгенге яшәеше белән кызыксындылар. Шулай ук парта артына утырып, үзләрен кабат укучылар итеп хис иттеләр.

– 1978 елда 27 укучы мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына чыктык. Кая гына яшәсәк тә, кая гына булсак та, үз мәктәбебез турында горурланып сөйлибез. Чөнки туган мәктәбебез безне тормышта югалып калмаска, максатчан һәм тырыш булырга өйрәтте, чын кешеләр итеп тәрбияләде, – ди бүгенге көндә сыйныфташларын бергә җыйган “Апас” якташлар җәмгыятеннән Наил абый Галиуллин.
Санкт Петербургтан, Ульян шәһәреннән, Йошкар Оладан, Казаннан һәм башка төбәкләрдән кайткан сыйныфташлар сөйләшеп туя алмадылар, укыган чагындагы кызыклы, күңелле мизгелләрне искә алдылар, ирешелгән уңышлары белән уртаклаштылар, тормышлары, гаиләләре турында сөйләделәр. Очрашуга шулай ук немец теле укытучысы Александра Митянина да килгән иде. Ул да укучылары турында җылы фикерләр әйтеп, яшьлек елларын хәтерендә яңартты.

Кильдураз мәктәбе директоры Альберт Хәкимов кунакларга мәктәп тормышы, ирешкән уңышлары турында сөйләде, ярдәм тоеп яшәүләре өчен рәхмәт хисләрен белдерде.

1980 елгы чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсен бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсе табибы Рәшит Байбиков оештырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү