Иртәгә – 18 июльдә Татарстанда һәм Казанда секундына 20 метр тизлектә көчле җил һәм яшен көтелә.
Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, 18 июльдә көндез, кичен Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Сишәмбедә республика, элеккечә, циклон йогынтысында кала. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көчле җил фаразлана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23+28 градус күрсәтәчәк. Көньяк-көнчыгыш районнарда салкынча:+20+22 градус. Төнлә +13-18 градус булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat