Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Мәүләнә музеенда булды

Конья шәһәренә (Төркия) эш визиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәүләнә музеенда булды.

Музей фәйләсүф Мәүләнә Җәләлетдин Руминың тормышына һәм иҗатына багышланган. Бу Төркиядә иң күп йөри торган урыннарның берсе. Ел саен изге урынга 2 млн кеше килә. Музей 1927 елда Җәләлетдин Руми каберлеге корылмалары комплексы нигезендә ачыла.

Музейның төп истәлекле урыны һәм хаҗның төп объекты — Мәүләнә каберлеге. Саркофаг XIII гасырның сәлҗүк агачтан чокып эшләнмәләр ясаучы осталар эшенең үрнәге булып тора.

Рөстәм Миңнеханов музей тарихы белән танышты һәм борынгы китаплар коллекцияләре, Мәүләви орденының музыка кораллары, табыну җайланмалары, Мәүләнәнең шәхси әйберләре тәкъдим ителгән экспозицияне карады. Музей экспонатлары арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал фрагменты сакланган тартма аерым урын алып тора.


Фикер өстәү