Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне
Россиядә 2007 елдан бирле 18 июльдә ел саен Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихына килгәндә, 1927 елда бу көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары Советы «РСФСРдаДәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә» кабул итә. Һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч була.
Нельсон Мандела көне
Халыкара Нельсон Мандела көне (NelsonMandela International Day) БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 2009 елның ноябрендә гамәлгә куела. Бу көн ел саен 18 июльдә, Көньяк Африкада апартеид (раса дискриминациясе) режимы белән иң танылган көрәшчеләрнең берсе туган көнендә билгеләп үтелә. Яңа дата Африканыңэлеккеге президентының тынычлык һәм ирек эшенә керткән өлешен тану билгесе буларак барлыкка килә.
Ачлыктан коткару
1921 елның 18 июлендә совет хөкүмәте Көнбатышны Идел буенда ачлыктан интегүчеләргәярдәм итәргә чакыра. СССР, азык-төлек резервлары булмау сәбәпле, чит ил дәүләтләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. 1921 ел ахырында Европа һәм Американың кайбер оешмалары Идел буе регионнарында 9 500 гә якын ашханә ача.
Хуш, Универсиада!
2013 елның 18 июлендә Казанда Универсиада тәмамлана. Анда 160 ил, 11 800 спортчы катнаша. Россия җыелма командасы 292 медаль яулый. Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен билгеләп үтүенчә, Казан Универсиадасы бөтендөнья студентлар спорт ярышларын уздыру тарихында иң яхшысы була.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat