11нче сыйныф укучылары өчен чыгарылган яңа “Россия тарихы” дәреслекләренә махсус хәрби операция турында бүлек (17 параграфтан тора) кертелгән. Өлкән сыйныф укучылары махсус операциянең башлану сәбәпләрен, Кырымның кире кайтуын һәм Украинадагы нацизмны өйрәнәчәк. Бу хакта “Ведомости” яза.
Дәреслекнең соңгы бүлеге Украинадагы кораллы конфликтка һәм махсус хәрби операциягә китергән вакыйгаларга багышланган. Бүлек 17 параграфтан тора. Алар арасында – “АКШ ягыннан Россиягә басым”, “Тарихны бозып күрсәтү”, “Нацизмның яңаруы”, “Кырымның кире кайтуы”, “Махсус хәрби операция”, “Көнбатыш белән дошманлык”, “Яңа төбәкләр”, “Украина – неонацистик дәүләт”, “Россия – геройлар иле”.
Дәреслекнең авторлары – Президент ярдәмчесе Владимир Мединский һәм МГИМО ректоры Анатолий Торкунов. Анда 1945 елдан XXI гасыр башына кадәрге вакыйгалар кергән. Китап тышлыгында галәм өлкәсе хезмәткәрләре һәм Кырым күпере сурәтләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat