«Әни диплом алуны да күрә алмады…»

Актриса Анастасия Заворотнюк улының югары уку йорты тәмамлау уңаеннан диплом алуына бара алмаган.

Артистканың улы Майкл МГИМОны тәмамлаган. Шундый мөһим вакыйга белән аның апасы Анна Заворотнюк социаль челтәрендә хәбәр иткән.

Ул шәхси блогында диплом тапшыру чарасыннан фотолар урнаштырган. 22 яшьлек Майклның шатлыгын уртаклашырга якыннары — сеңлесе Анна, дәү әнисе Валентина Борисовна, шулай ук әтисе Дмитрий Стрюков килгән. Кызганычка каршы, әнисе бу чарага килә алмаган.

«Кызганычка каршы, әни килә алмады. Аның хәлләре яхшылардан түгел. Шуңа да карамастан, без барысы да әйбәт булыр, дип өметләнәбез», ди актрисаның кызы Анна.

Исегезгә төшерәбез, инде берничә ел Анастасия Заворотнюк яман шеш авыруы белән көрәшә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү