Россиядә 1 сентябрьдән мәктәп укучыларын башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә дроннардан хәрби максатта файдалану нигезләренә өйрәтә башларга ниятлиләр. Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергәнчә, Оборона, Мәгърифәт министрлыклары бу тәкъдимне хуплаган.
“Тәкъдим каралды һәм хупланды. Шул исәптән Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан да. Мәктәп укучыларын 1 сентябрьдән башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычлардан хәрби максатта файдалану нигезләренә өйрәтә башлау күздә тотыла”, – дип белдергән сенатор.
Шейкинга Оборона министрлыгыннан алынган җавапта әйтелгәнчә, программа нигезендә балаларга пилотсыз очкычларның төрләрен, билгеләнешен, гомуми төзелешен, тактик-техник үзенчәлекләрен, җирлеккә разведка ясау һәм дошман дроннарына каршы тору ысулларын өйрәтү каралган.
“Хәзерге армия – Калашников автоматы гына түгел, бәлки әле алдынгы пилотсыз техника да”, – дип билгеләп үткән сенатор.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat