Коммуналь хезмәтләргә түләү системасы үзгәрә

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен махсус счетлар пәйда булачак. “Известия” язганча, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вице-премьер Марат Хөснуллин кушуы буенча шундый үзгәрешләр әзерли.

Биредә сүз күпфатирлы йортларны идарә итүчеләрнең кулланучылар түләгән акчаны утка, суга, җылылыкка тоту өчен махсус банк счетында тупларга тиешлеге турында бара.

”Хәзер кулланучылар акчасы Идарәче компания счетларына – гомуми “янчык”ка күчеп, оешманың милкенә әйләнә, – дип аңлаткан Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе беренче урынбасары Владимир Кошелев. – Йортта яшәүчеләр алардан файдалануны елына бер тапкыр гына – чыгымнар хисабы һәм киләчәктәге чыгымнар планы расланганда гына, контрольдә тота ала”.

Аның сүзләренә караганда, идарәче компания намуссызрак булып чыккан очракта акчаның тиешле максатка гына тотылуына ышаныч юк.

Ә менә Идарәче компаниянең махсус счетларындагы акчаны йортны су, җылылык һәм электр уты белән тәэмин итүче оешмаларга гына күчерергә мөмкин булачак. Шулай итеп, белгечләр фикеренчә, кешеләрнең “коммуналка”га түләгән акчасының кая китүе күренеп торачак.


Фикер өстәү