Җәяүлеләр күпере ишелгән: бер кеше һәлак булган 23.07.2023 Ленинград өлкәсендә фаҗига — җәяүлеләр күпере ишелгән, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, ә тугызы хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл Луга шәһәрендә «Ольгины берега» бәйрәм-фестивален уздырган вакытта булган. «112» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, кешеләр күпергә Ольганы каршы алу өчен чыкканнар. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләрен тикшерү уздырыла. Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat Охшаш язмалар:Без бел(мә)гән тарих. Романов күпереРөстәм Миңнеханов Рәсүл Зарикеев белән очраштыКырым күперендә нәрсә булган? – иң мөһимен аңлатабызТатарстанда бер пенсионер ишелгән сарай түбәсе астында калып үлгән