Салкынча һава урнашу сәбәпле РКБга инфаркт белән китерелүчеләр саны ике тапкыр арткан

Узган ял көннәрендә Республика клиник хастаханәсенә инфаркт белән китерелүчеләр саны ике тапкыр арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хастаханәнең матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгән.

Җомга киченнән дүшәмбе иртәсенә кадәр РКБга йөрәк өянәге белән 12 кешене китергәннәр. 11 сырхауның кан тамырларына стент кую таләп ителгән.

“Чагыштыру өчен: узган айда ял көннәрендә безгә 6-8 кеше китерелә иде. Ә бу юлы, салкынайту сәбәпледер дип уйлыйбыз, 12 сырхауны кабул иттек. Шунысы кызык: көннәр җылы торганда, инфарктлар саны арту күзәтелми”. – дип билгеләп үткән Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов.
Табиб әйтүенчә, барлык сырхауларга операцияләр ясалган, хәзер алар уңышлы гына дәвалана.


Фикер өстәү