Армиягә барырга тиешле ир-егетләргә илдән чыгып китүне тыячаклар

Россиядә повестка алучыларга илдән читкә чыгып китүне тыю күздә тотыла.

Дәүләт Думасы “Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында” законга төзәтмәләрне карап тикшерергә җыена. Үзгәрешләр нигезендә, повестка алган егетләр, чакыру кәгазе тапшырылган повесткалар реестрында урнаштырылганнан көннән, Россиядән чыгып китә алмаячак. Бу хакта “МКRU” яза.

Әлегә исә повестка закон буенча тапшырылган дип саналган көннән башлап илдән читкә чыгып китү тыела.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин апрель аенда хәрби бурычлыларның бердәм реестры һәм электрон повесткалар турында законга кул куйды. Бу яңалыклар нигезендә, электрон повестка Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылган мизгелдән тапшырылган булып санала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү