Менделеевскида халыкара фестиваль уздыру өчен пыяла гөмбәз рәвешендәге арт-киңлек төзегәннәр

15-17 сентябрь көннәрендә Менделеевскида тәүге тапкыр Халыкара “Пастернак укулары” фестивале узачак. Әлеге чараны уздыру өчен үзенчәлекле арт-киңлек – пыяла гөмбәз ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Әлеге үзенчәлекле урын шәһәр халкы һәм кунаклары өчен алданрак – 24 августта ук ачылачак. Район башлыгы Радмир Беляев аңлатуынча, “Атмосфера” дип аталучы әлеге арт-киңлекне “Аммоний” компаниясе төзегән. Проект өчен 75 миллион сум акча тотылган. Аның мәйданы – 706 кв.м, ә сыйдырышлылыгы – 353 кеше.

– Менделеевскиның күренекле әдип Борис Пастернакка зур йогынты ясаганлыгы билгеле инде. Шагыйрь үзе исә шәһәребезгә, районыбызга тагын да зуррак йогынты ясаган. Районда даими рәвештә “Пастернак укулары” уздырылып килде, әмма без аның тик фәнни-тикшеренү юнәлешендә генә булуын теләмәдек. Безнең бөтен халыкны колачлыйсыбыз килде, шуңа күрә фестиваль әдәби-театраль юнәлеш алды. Ә фестивальне ЮНЕСКО да хуплагач, ул тагын да зуррак масштаб алды, – дип сөйләде район башлыгы Радмир Беляев.

Фестиваль турында белешмә:
“Пастернак укулары” – әдәби-театраль фестиваль. Ул XX гасырның иң күренекле рус шагыйре Борис Пастернак һәм Менделеевск арасындагы бәйләнешне күрсәтә. Менделеевск – Пастернакны язучы буларак үстерүдә зур роль уйнаган шәһәрләрнең берсе. Аның берникадәр вакыт дәвамында вакыт Менделеевскидагы Ушковлар заводында эшләгәнлеге билгеле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү