Алтын утта сыналыр: Казан дары заводында ниләр бар?

Казан дары заводы башкалардан нәрсәсе белән аерыла икәнен беләсезме? Эшчеләре белән үзенчәлекле ул. Бу хакта әле күптән түгел генә заводның 235 еллыгын билгеләп үткәндә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Завод хезмәткәре кем ул? Эш нәрсәсе белән кызыклы? Бу хакта завод хезмәткәрләренең үзләреннән сорадык.

«Хезмәтемнән тәм табып эшләдем», – ди кырык елдан артык гомерен Казан дары заводына багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Легия Мөхәммәтҗанова. Үзе генә түгел, якыннары, туганнары да биредә хезмәт иткән һәм хәзер дә шушы юлны дәвам иттерә. Яушевлар – Әхмәдуллиннар – Мөхәммәтҗановлар – Романичевлар – Вәлиевләр хезмәт династиясенең гомуми стажы 320 ел тәшкил итә. Сүз уңаеннан, заводта 160 хезмәт династиясе исәпләнә.

– Әтием белән әнием икесе дә дары заводында эшләде. 1939 елда уку бетереп бирегә килгәннәр дә, шунда танышып, кавышып, хезмәт юлын бергә дәвам иткәннәр, – дип искә ала Легия апа. – Без гаиләдә сигез бала үстек, иң олысы – мин. Балачагыбыз Бөек Ватан сугышына туры килде. Хәтерлим, дары заводында эшләгәч, әти белән әнине сугышка алмадылар, бронь бирделәр. Әмма алар өйгә кайтып та кермәде диярлек. Көнне төнгә ялгап, илебез, Ватаныбыз хакына хезмәт иттеләр. Без, бала-чага да, бу эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлый идек. Безнең белән бергә яшәгән дәү әниебезнең: «Чү, әти-әниегез кайтыр вакыт җитә», – дип бер әйтүе җитә, бөтен эшне тиз генә башкарып куя идек. Дәү әниебез бик тәрбияле, белемле кеше иде безнең. 1944 елда мәктәпкә укырга кердем. Ун сыйныф белем алгач, укытучы буласым килгән иде. Болак буендагы Педагогика институтының ишек тоткасына кадәр ике бардым. Тик: «Ярар, кабат килермен әле», – дип кире борылып киттем. Өлкән бала булгач, җаваплылык хисе дә зур булгандыр инде, күрәсең. Үз йортыбыз белән яшәдек. Гаиләдә миннән кала җиде бала, дәү әни дә бар. Акча эшләргә кирәк, дигән уй заводка алып килде. Әти-әнием каршы килмәде. 1954 елның сентябреннән эшли башладым. 1992 елга кадәр, читкә китмичә, эшемә тугры калып, лаеклы хезмәт юлы уздым.

Легия апа кичке техникум  тәмамлаган. Башта мастер, аннары өлкән мастер итеп билгелиләр үзен.

– Участок җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үстем, – дип искә ала 88 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое. – Заводта хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудырылмаса, болай эшләп тә булмас иде. Без барыбыз да бер гаилә кебек. Әле хәзер, эштән киткәч тә, заводтагы танышлар очраса: «Легия апа, ни хәлең бар?» – дип килеп кочаклап алалар.

«Әллә мин яхшы эшләгән, әллә җитәкчелек әйбәт булган инде шунда», – ди мәзәкләп Легия апа дәрәҗәле бүләк алуы турында.

– Ул вакытта демонстрацияләрдә катнашу, кем әйтмешли, ихтыяри-мәҗбүри иде бит. Хәтерлим, 1971 ел. Шулай урам буйлап демонстрациядә барабыз. Завод идарәсе яныннан узганда, юлда туктаттылар да, хәзер завод директоры чыга, диделәр. Ул арада идарәдән җитди киенгән өч-дүрт кеше күренде. «Төнгә каршы гына Хөкүмәт бүләге тапшыру турында телеграмма килде», – дип, мине бөтен кеше алдында котлап киттеләр. Соңрак медален дә тапшырдылар. Ул вакытта үзебезнең арада андый зур бүләк алучылар турында ишеткәнем дә юк иде, – ди Легия апа. – Хезмәтемә әнә шундый зур бәя биргәч, җаваплылык та артты, билгеле. Йөзәр кешелек бригада белән идарә итәргә туры килде. Шөкер, барысы да хөрмәт итте. Иң мөһиме хезмәттәшләреңне тыңлый, аңлый белергә кирәк. Нинди генә вазыйфада булсаң да, кеше булып калу мөһим. Бу яктан безнең завод коллективы бик бердәм. Ничәнче еллар булганын төгәл хәтерләмим, шулай бер заман эшкә килсәм, завод капкасы төбендә бер төркем яшь эшче басып тора. Алар уку тәмамлаганнан соң, якын-тирәдәге хуҗаларда вакытлыча яшәп, бездә эшлиләр иде. Ул елны завод өчен тулай торак төзеп бетерделәр. Әмма кулланышка тапшырырга ашыкмадылар. Кызлар исә сумкаларын күтәргән дә: «Без бүген эшкә бармыйбыз, хуҗалар фатирдан чыгарды, яшәргә урын юк», – диләр. Әһә, мин әйтәм, тулай торакка ишарәли болар. Тик сиздермәдем. Үгетләп, заводка алып кердем дә җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттем. Бер-ике көндә түбәле иттек яшьләрне. Заводта хуҗалык кирәк-яракларына кадәр ясап, атларга төяп озаттык. Тулай торактан әле дә сәлам бирүчеләр бар.

Эш – бер хәл, гаилә дә бар бит әле. Танышканда Легия апаның ире Айдар абый Казандагы 22 нче заводта эшли торган була. Соңрак ул да дары заводына күчә. Бергә эшлиләр, балалар үстерәләр.

– Хәзер бала тәрбияләүче яшь әниләргә карап, безнекеләр ничек үскән икән, дип шаккатам. Улым Ленар балалар бакчасына киткәндә кызым Резидә икенче сыйныфта гына укый иде әле. Минем эш көне иртәнге сәгать җидедә башлана. Резидә көн саен энесен бакчага йөртте. Шөкер, балаларым без эшләгәнне күреп үстеләр. Алар турында бер генә начар сүз дә ишетмәдем, – ди әни кеше.

Резидә Романичева заводка әнисе киңәше белән килә. Моңа тамчы да үкенми ул. Бер урында төпләнеп эшли башлаганына да кырык ел инде. Ленар Мөхәммәтҗанов яшьтән үк спорт белән дә, хәрби юнәлеш белән дә кызыксына. Армиягә киткәч, Ярославль хәрби училищесына укырга да кереп куя. Тик тормыш сукмагы аны барыбер Казан дары заводына алып кайта. Махсус хәрби операция башлангач, Ленар хәрби бурычына тугры калып, завод эшчеләренә бронь бирелүенә дә карамастан, ил чиген сакларга китә. «Улым белән горурланам. Гел аралашып торабыз. Әле яңа гына фотолар җибәргән иде. Аларны коридордагы комод өстенә куйдым. Үткән-киткәндә гел карап китәм», – ди Легия апа.

Алагаем зур бер заводны Мөхәммәтҗановлар кебек гап-гади, шул ук вакытта лаеклы эшчеләре үзенчәлекле итә дә инде. Бу хакта «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна учреждениесенең 235 еллыгын билгеләп үткәндә Рөстәм Миңнеханов та әйтте. «Бүген предприятиедә 2,5 меңнән артык кеше эшли. Бу – үз эшенең осталары, алар эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. Ветераннарга аерым рәхмәт. Алар – хезмәт традицияләренә нигез салучылар. Ветераннарның осталыгы һәм тәҗрибәсе яшь хезмәткәрләргә күчә», – диде Рәис. Бәйрәм көнне бәйрәм теләкләрен кабул итүчеләр арасында Легия Мөхәммәтҗанова да бар иде.

Казан дәүләт казна дары заводы – оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе. Ул Екатерина II Указы белән 1788 елда оеша. Еллар дәвамында  берничә тапкыр исемен үзгәртә. Әмма асылы шул ук кала – Ватан хакына хезмәт итәләр. Бүген ул – күп юнәлешле оешма. Биредә шул исәптән махсус һәм гражданлык продукциясе җитештерелә. Заводта барлык төрдәге ату һәм артиллерия кораллары, спорт-аучылык патроннары өчен төтенсез дарылар һәм шартлаткыч матдәләр эшләп чыгарыла.

«Безгә эшчеләр кирәк» 

Татьяна МИХАЙЛОВА, Казан дәүләт казна дары заводының кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе:

– Сәнәгать җитештерү күләме арту сәбәпле, заводка хезмәткәрләр таләп ителә. Безгә төп һәм ярдәмче эшчеләр кирәк. Хәзерге вакытта 120 эш урыны бар. Болар – сәнәгатьнең төрле этапларына бәйле белгечләр. Мәсәлән, аппаратчылар, пресс ясаучылар, махсус эшләнмәләрне җыючылар. Эшкә урнашу өчен урта белем дә җитә. Яңа белгечләрне заводтагы укыту үзәгендә әзерлибез. Эшкә килергә теләүчеләргә төп шарт – аларга 18 яшь тулган булырга тиеш. Бу заводның җитештерү үзенчәлекләренә бәйле. Укыган вакытта хезмәт хакы – 45 мең сум, укып бетергәч – 50 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Яшь эшчеләргә, техникум һәм көллиятләрне бетереп килүчеләргә быелдан өч ел дәвамында ай саен 4500 сум күләмендә өстәмә түләү дә гамәлгә керде. Яшь белгечләргә бу акча моңа кадәр дә бар иде инде.  Июньгә алынган мәгълүматларга караганда, заводта уртача хезмәт хакы, җитәкче вазыйфаларын исәпкә алмыйча, 80 мең сум тәшкил иткән. Айлык акчадан тыш, предприятие торакны арендалауга киткән акчаны өлешчә компенсацияли, ашау өчен түли, сөт бирә. Зыянлы эштә эшләүчеләргә өстәмә ял һәм пенсиягә иртәрәк чыгу хокукы (хатын-кызларга – 7,5 ел, ир-атларга  10 ел эшләргә кирәк) да бирелә. Хезмәткәрләрнең балаларына да күп төрле ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, бәби алып кайтучыларга бер тапкыр 3 мең сум күләмендә акча түләнә, яшь әтигә бер көн түләүле ял бирелә. Төгәл мәгълүматны 554-34-51 телефон номеры аша алырга мөмкин.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү