Татарстанда безнең эрага кадәр II гасырга караган 15ләп кабер тапканнар

Актаныш районында “Чишмәбаш стоянкасы I” археология ядкәрен казу эшләре дәвам итә. Борынгы каберләрне 2021 елда М-7 юлын салу алдыннан үткәрелгән тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәсендә тапканнар. “БИЗНЕС ONLINE” хәбәрчесенә Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитет матбугат хезмәтеннән шул хакта сөйләп үткәннәр.

Комитет 2021 елда ядкәрне дәүләт саклавына куйган. Белгечләр аның безнең эрага кадәр икенче меңъеллыкта яшәүчеләргә каравын билгеләгәннәр. Балчыктан әвәләп ясалган савыт кыйпылчыклары, хайваннар сөякләре, тормыш эшчәнлегенең башка эзләре шул хакта сөйли.

Казу барышында 15ләп кабер табылган. Аларның бер өлешендә, скелеттан тыш, баш сөякләре табылмаган. Шулай ук археологлар баш сөякләре булмаган биш кеше скелетыннан торучы күмәк каберлеккә тап булганнар. Галимнәр әйтүенчә, табылдыклар тимер гасырына –безнең эрага кадәр II гасырга карый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү