Кичәге давыл Татарстан һәм Мари Эл республикаларына зур зыян салды. Агач аву нәтиҗәсендә гомере өзелүчеләр саны 8 гә җитте.
Татарстанда яшәүче гаилә ялларын Лаеш районында уздырырга булганнар. Тик әлеге ял фаҗига белән тәмамланган. Давыл вакытында 14 яшьлек кыз әти-әнисе белән Боровое Матюшино янында палаткада булган. Палатка өстенә агач ауган. Кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Мари Элның Яльчик күле янында алты кеше һәлак булуы, турында хәбәр иткән идек. Бүген тагын бер кешенең гомере өзелүе мәгълүм булды. Аларның өчесе — балалар.
Зыян күрүчеләр саны 76га җиткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat