Владимир Путин чит илдән торып эшләүчеләргә НДФЛның бердәм ставкасы турында законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин Салым кодексына төзәтмәләр кертү турында законга кул куйган. Анда, шул исәптән Россия компанияләрендә чит илдән торып эшләүчеләргә НДФЛның бердәм ставкасын билгеләү күздә тотылган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Әлеге норманың штаттагы хезмәткәрләре өчен – 2024 елдан, калганнар өчен – 2025 елдан гамәлгә керүе билгеләп үтелгән. Закон проектында, балалары эшкә яраксыз дип танылган очракта, ата-аналарга стандарт салым вычетын бирү дә каралган. Документ рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез: узган елның 25 декабрендә Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Россиядән китүчеләргә өстенлекләрне юкка чыгару һәм аларга зуррак күләмдә салым кертү зарурилыгы турында белдергән иде. Быел 18 майда Россия Финанс министрлыгыннан, чит илгә китеп, Россия компанияләрендә эшләвен дәвам итүчеләргә салым ставкасының элеккечә үк калуы – 15 проценттан артмавы турында хәбәр ителде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү