COVID-19 пандемиясе чорында кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Татарстан Хөкүмәте COVID-19 пандемиясе чорында кертелгән чикләүләрне һәм ярдәм чараларын гамәлдән чыгарды. Бу хактагы карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, 88 боерык һәм карар үз көчен югалткан. Аерым алганда, табибларга кызыксындыру максатындагы түләүләр, коронавирус таралуны кисәтү чаралары, чир таралуга каршы көрәшү мәсьәләләре буенча проектлар, актлар әзерләү тәртибе турында төрле документлар. Шулай ук битлек режимы, QR-кодлар, үзизоляция турындагы документлар үз көчен югалткан.

Исегезгә төшерәбез: 13 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклануы сәбәпле, республикада инфекциягә бәйле көчәйтелгән әзерлек режимын гамәлдән чыгарды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү