Россия Герое Олег Ликонцев: «Бу бүләк барыбызныкы да»

«Сибирь» батальоны командиры Олег Ликонцев (позывное – «Кан») үз ихтыяры белән махсус хәрби операциядә катнашучы казаклар арасыннан беренче булып Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Аның егетләре Артемовск шәһәрен саклады. Комбат үзе берничә тапкыр дошман уты астында калган, өч тапкыр яраланган. Әмма янә иптәшләре янына барырга җыена. Россия Президенты Владимир Путин батыр ир-егеткә Герой йолдызын үзе тапшырды. Олег Ликонцев белән бурыч һәм батырлык турында сөйләштек.

– Россия Федерациясе Герое исеменә тәкъдим ителүегезне ничек кабул иттегез?
– Егетләргә шундук, бу бүләк минеке түгел, барыбызныкы да, дидем. Анда мин үзем генә түгел идем. Исән калуыбызга сөенеп, бер-беребезне җиңү белән котлаштык. Хәзер Себердән бик күп кеше үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә китә.

– Берничә тапкыр яралангансыз. Савыгып беттегезме әле?
– Снаряд кыйпылчыгы колакны, касканы тиште. Өч тапкыр җиңелчә контузия алдым. Тизрәк үземнекеләр янына барасым килә.

– Алга таба ни эшләргә җыенасыз?
– Мин фронтка кайттым инде. Хәрби табиблар комиссиясен узудан баш тарттым. Нәрсәгә кирәк ул миңа? Хезмәтемне төгәлләгәч кенә сәламәтлегемне кайгыртачакмын.
– Батальоныгызга яңа кешеләр өстәлдеме әле?
– Менә бүген берәүне җибәрдем, өченче көн ике кешегә ничек барырга икәнен аңлаттым. Үз ихтыяры белән бик күпләр килә. Башка төбәкләрдән: Мәскәү, Калининградтан, шулай ук Доннан да безгә кушылалар.
Хәзерге вакытта барлык солдатларыбыз хәрби әзерлек уза. Махсус хәрби операция зонасында булганнар яңа килүчеләрне өйрәтә, үзләренең хәрби тәҗрибәсе белән уртаклаша. Хәзерге вакытта әзерлек узмаган бер генә кешебез дә юк.

– Казак буларак, сезгә хәзер нәрсә мөһим?
– Традицияләрне саклау, бурычка, антка, бер-беребезгә тугрылык саклау.

– Казак – сезнең өчен нәрсә дигән сүз? Енисей казакларының үзенчәлекләре һәм аермалыклары бармы?
– Без – Ермак нәселеннән, шул ук Доннан  бит. Шундый ук казаклар: кул-аякларыбыз башкаларныкы кебек. Бердәнбер аерма – бик ерактан килүчеләр белән дә якташлык җепләре бәйли. Төмәннән алып Иркутск шәһәренә кадәр –  безнең батальондагы кешеләрнең географиясе шундый. Барыбыз да бер-беребезне якташлар дип саныйбыз. Гәрчә ара ераклыгы 4 мең чакрым чамасы булса да. Кайвакыт тайга буйлап тәүлекләр буе барсаң да, бер генә шәһәргә дә юлыкмассың! Шәһәрләр бер-берсеннән галәмәт ерак урнашкан. Авыллар арасының 50–100 чакрым  булуы – безнең өчен гадәти күренеш. Шуңа күрә бездә якташлык хисе көчлерәктер, мөгаен.

– Махсус хәрби операция зонасындагы казакларга теләкләрегез нинди?
– Егетләр, казаклар булып калыгыз һәм ни өчен көрәшүегезне, өегезгә әйләнеп кайту максатын онытмагыз. Максат булганда, исән-имин калу җиңелрәк.  Ватаныгызны яратыгыз һәм ата-бабаларыбыз калдырган бурычны алга таба да үтәгез.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү