Бу сүзләр телебезгә кайчан, ничек килеп кергәндер, бернинди аңлатма да таба алмассыз. Тел гыйлемендәге бернинди кагыйдәләргә дә сыймый ул, әмма без аны кемгә булса да хөрмәт йөзеннән кулланабыз. Дусларга, кунакларга: «О-о, утырып сәдис», – дип әйтү якын итеп дәшү кебек кабул ителә һәм моңа татары да, русы да үпкәләми. Әмма тормышта кайчак «утырып сәдис» димичә дә арт шәрифләребезгә «лып» итеп утырырдай хәлләр очрый.
Беркөнне университетта бергә укыган, университетның татар хорында бергә җырлап йөргән Роза шалтыратты. Мин аны искә төшерә алмый азапландым. Телефон аша фотосурәтен җибәргәч кенә искә төште. Роза биология факультетында укыды, әмма күңелендә милли хисләрен сүрелдермичә гомер итә. Үзе әйтмешли, «Ватаным Татарстан»ның фанатигы да икән. «Аптырагач, сиңа шалтыратырга булдым, без ни өчен үз телебезне үзебез мыскыл итәбез?» – диде дә Казан Кремле диварындагы язулардагы хаталар турында сөйләп китте. Бер-ике фоторәсем дә җибәрде. Дөресен әйткәндә, минем Кремль якларына күптән барганым, андагы язуларны укып йөргәнем юк. Шуңа күрә Роза җибәргән рәсемнәрне күргәч, «лып» итеп артыма утырганымны сизми дә калдым. Шөкер, «Кремль» урынына үзебезчә матур итеп «Кирмән» дигән сүз куллана башладык. Дөрес, белгечләр әйтүенчә, Кремль үзе дә – төрки сүз, «кирмән»нән алынган. Бу турыда «по политическим соображениям» дигәндәй, бәхәс бара үзе. Ярый, сүзебез башка бүген. Иң кызыгы: «Казан йөрәге»ндәге таш диварларда «кирмән» сүзе нигәдер «Киирмән» дип ике «и» белән язылган. Моны дөрес язу өчен шулхәтле грамота кирәк булды микәнни? Сабакташым җибәргән тагын бер фоторәсем шулай ук диварлардагы язулар өчен җавап бирүчеләрнең ни дәрәҗәдә укымышлы булуларын күрсәтә иде: шартлар (условия) дигән сүзне «шарталар» дип язганнар. Сабакташым Роза: «Риман, бу бит каядыр Казан читендәге стеналардагы язу түгел, башкалабыз үзәгендә, Кирмәндә!» – дип өзгәләнә. Һәм инде бу язулар беренче ел гына «күз явы»н алып тора икән. Безгә елына миллионлаган турист килә. Алар Казан Кирмәненә керми калмыйлар. Диварлардагы язуларга да күз салмый калмыйлардыр. Шул 4 миллионга якын турист арасында татарча укый белә торган фәлән мең кеше булмый калмас һәм алар, хаталы язуларны күргәч, нинди уйлар белән кайтып китә икән?
Ярый, кунаклар ул язуларга игътибар итмәс тә дип уйлыйк. Әмма «лып» итеп «утырып сәдис»лек тагын бер мәсьәлә бар әле. Без элмә такталардагы, топографик тамгалардагы, торак йортлардагы төрле язуларда хаталар эзләп табу буенча бәйге игълан иттек. Җиңүчеләрне билгеләп, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырабыз. Бу бәйге – тел бозу мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын тарту өчен бик әһәмиятле чара. Әмма кемне җиңәбез, кемгә каршы көрәшәбез? Без һәрвакыттагыча нәтиҗә белән көрәшәбез. Башта төрле кыенлыклар, төрле проблемалар тудырабыз да аннан геройларча шуларны хәл итәргә тырышабыз, тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәш игълан итәбез. Бу – безнең яшәү рәвеше. Ә нигә яман нәтиҗәләргә китергән сәбәпләргә каршы көрәшмибез. Йомшак кына әйткәндә, ул сәбәпләргә күз йомабыз. Күк күкрәми мужик чукынмый шул. А как жаль…
Әлеге элмә такталардагы хаталар өчен дә кемдер җаваплы бит инде. Үз эшләренә җавапсыз караучыларны ни өчен җавапка тартмаска ди, мәсәлән?! Дәүләт теле статусы алган телебезне санга сукмау, аны бозу нәрсә дип бәяләнергә тиеш икән? Җинаять дипме, эшкә салкын карау дипме, ваемсызлык дипме? Әллә «белми һәм белә торып» кылынган гөнаһмы бу? Тел саклау – иманыңны саклау. Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесе турында мәгълүматлардан күренгәнчә, андый хаталар меңәрләп санарлык икән. Шуны уйлап куйдым, әгәр рус телендәге элмә такталарда шулхәтле хата булса, рус кардәшем «утырып сәдис» димичә дә «лып» итеп арт шәрифләренә утырыр иде. Ә без нәрсә? Без бернәрсә дә, беркем дә түгел кебек тоелып китә. Хакимият баскычларында үз телен камил белгән бер генә татар да калмады микәнни?
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat