«Рульгә утыруга бөтен борчу-мәшәкатьләр онытыла». «Автоледи – 2023» бәйгесендә җиңү яулаган 19 яшьлек Елизавета Заһидуллина шулай ди.
«Тимер ат»ны иярләвенә дә елдан артык кына вакыт узган әле аның. Шуңа да карамастан, яшь кыз машина йөртүнең һәр мизгеленнән тәм таба. Быелгы бәйгедә катнашкан 45 гүзәл зат арасында да иң остасы дип табылган ул.
– Машинага мәхәббәт балачактан ук килә. Кечкенә чакта әти белән гел каядыр бара идек. 18 яшем тулуга кулга машина йөртү таныклыгы алдым да беренче көнне үк рульгә утырдым. Ул чакта ничек курыкканым бүгенгедәй хәтердә. 1 сентябрь иде. Әтием белән эшенә кадәр утырып бардым да аның машинасында укырга киттем. Барганда, юл буе гел кулым калтырады. Кире кайтканда инде бераз тынычланган идем. Шулай акрынлап йөреп киттем. Хәзер инде юлда судагы балык кебек «йөзәм», – ди ул.
Елизавета яшерми: юлда төрлесен күрергә туры килә. Юл кагыйдәләрен үтәмичә, үз дигәненчә генә йөрүчеләр дә шактый. Шулай да безнең юлларда күбрәк тәртипле машина йөртүчеләр очрый дип саный ул.
– Рульгә утырган хатын-кызга еш кына шикләнеп, көлебрәк карыйлар. Ул аның эше түгел, хатын-кыз юлда йөри белми, янәсе. Әмма кайчак шул ук сүзләрне ир-атларның үзләренә үк әйтәсе килә. Юлда нәрсә генә кыланмыйлар?! Кискен хәрәкәтләр ясау, янда машина бармы-юкмы икәнен карап та тормыйча, янәшәдәге полосага күчү дисеңме… Бу аларның үз-үзләренә артык ышанган булуларыннан киләдер. Хатын-кызлар исә, киресенчә, юлда ипләп кенә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышып йөри. Өстәвенә күбесе машинада балаларын да йөртә. Хатын-кыз бу очракта да иң беренче чиратта баласы, аның иминлеге турында уйлый, – ди яшь автоледи.
Елизавета киләчәктә юрист булырга хыяллана. Россия дәүләт хокук академиясенең Казандагы бүлегендә укый ул. Кулга машина йөртү таныклыгы алуга ук «тимер ат»ын иярләгән кызның рульгә утырырга куркып торган гүзәл затларга да әйтер сүзе бар.
– Мөмкинлегең бар икән, машина йөртү таныклыгын тузан җыйдырып яткырырга кирәкми. Куркуыңны җиңеп, рульгә утырып карарга кирәк. Янәшәгездә тәҗрибәле кеше утырса да җиңелрәк булачак. Алай да булмый икән, психологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәзер рульгә утырганда куркуны жиңәргә ярдәм иткән махсус тренинглар да уздырыла бит, – ди ул.
Динә Гыйлаҗиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat