Казанда 2 яшьлек кызчыгын суыкта балконда ябып тоткан ана 4 ел гомуми режимдагы колониядә утырып чыгачак. Аны баласын газаплауда гаепле дип таныганнар.
Прокурор юньсез ананы 5 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хатын-кыз узган елның ноябрендә баласын кыйнавын камерага төшереп, иренә шул видеоны җибәргән. Янәсе, гаиләсеннән киткән өчен аннан шулай үч алмакчы булган. Ана баласын футболка һәм подгузниктан гына балконда ябып тоткан. Аның тагын ике баласы бар. Берсенә карата ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat