Зәй шәһәрендә бер бала коега егылып имгәнгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл Җиңү проспектында килеп чыккан. Хокук саклау органнары коеның пычрак суларны агызу челтәренең бер өлеше икәнен ачыклаган. Хуҗасыз коеның капкачы беркетелмәгән булган.
Зәй башкарма комитеты җитәкчесенә коены исәпкә кую һәм тиешле хәлгә китерү, шулай ук гаеплеләрне җаваплылыкка тарту таләбен куйганнар.