Татарстанда җәй башыннан бирле 47 кеше суга батып үлгән. Шуның өчесе – балалар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗигаләрнең төп сәбәбе тиешсез җирләрдә су коенуга һәм ваемсызлыкка бәйле.
Бары тик махсус җиһазландырылган урыннарда гына су керергә кирәк. Шунысын да белеп торасы: кояш күзендә озак булганнан соң суга ыргылып кереп китәргә ярамый. Су температурасы һаваныкыннан кимрәк, шуңа күрә тәнне көзән җыерырга мөмкин.
Тулаем Россиягә килсәк, июль аенда гына да суда 900дән артыграк кешенең гомере өзелгән. Бу саннан 3 тапкыр кимрәк кешене коткарып калганнар. Балаларның үзләрен генә су тирәсенә җибәрүчеләр бар. Коену сезоны башланганнан бирле МЧС хезмәткәрләренә 6,7 мең малай-кызны яр буеннан озатып, әти-әниләренә тапшырырга туры килгән. МЧС башлыгы Александр Куренков фикеренчә, балаларның фаҗигагә юлыгуының иң киң таралган сәбәбе – аларга күз-колак булмау. Су шуклыкны, битарафлыкны кичерми.