Быел бәйгедә 189 товар җитештерүче катнашкан. Алар барлыгы 397 атамадагы продукция һәм хезмәтне бәйгегә тәкъдим иткән.
Бәйге 5 номинация: “Азык-төлек товарлары”. “Халык өчен сәнәгать товарлары”, “Производство-техник максаттагы продукция”, “Хезмәтләр”, “Халык һәм сәнгать промыселлары эшләнмәләре” номинацияләре буенча узган.
Бәйгенең оештыру комитеты экспертлар комиссиясенең эш йомгаклары буенча 163 лауреатны, I дәрәҗә 129 дипломант һәм II дәрәҗә 79 дипломантны раслау турында карар кабул иткән. Аларның исемлеге “ЦСМ Татарстан” сайтына урнаштырылган.
Хәзерге вакытта “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә.