Кукмара районында аюның кыр буйлап йөгергән видеосы социаль челтәрләрдә таралды.
Видеода аюның зур тизлектә йөгереп килеп, машина алдыннан юлны кисеп чыкканын күрергә була. Хайванны
Татарстан Биоресурслар дәүләт комитеты белешмәсе буенча, Татарстан территориясендә 25 көрән аю яши. Миграция вакытында аларның саны 2 тапкыр артырга мөмкин.
Аюлар Әгерҗе, Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Лаеш районында аларның очравы теркәлгән. Хәзер менә Кукмарада да очратканнар.
Аюларның безнең якларга Киров өлкәсе һәм Марий Эл урманнарыннан килү очраклары да мәгълүм. Шуңа күрә хәзерге вакытта саннары да арткан булырга мөмкин.