«Бәрәңге ашарга кайтыгыз!» Әтнә районының Ары авылында үзенчәлекле бәйрәм узачак

Әтнә районының Ары авылында быел “Бәрәңге” бәйрәмен  район күләмендә зурлап уздырырга җыеналар. Сигезенче тапкыр оештырылучы чарага җырчы Рөстәм Закиров, Люция Мусина һәм башка артистларны, районнардагы фольклор коллективларын да чакырганнар. Теләгән һәркемне бу атнаның шимбәсендә Арыда кунакка көтәләр.

– Бәрәңгедән башка яшәп булмый. Аннан беркайчан да туймыйсың. Быел корылык булса да, бәрәңге уңышы начар түгел. Шушы муллыктан башкаларны да авыз иттерәсебез килә. “Бәрәңге бәйрәме” киләчәктә дә югалмасын иде, дибез, –ди клуб мөдире Райлә Кадимова.

Исеменнән күренгәнчә, икенче азыгыбыз табын түрендә булачак. Саф һавада күзикмәк әзерләмәкчеләр. Кунакларны казанда пешкән бәрәңге шулпасы белән сыйларга җыеналар. Чиләк каплап томалап пешергән күмерлесе – үзе бер тансык. Авылда элек Мөхәммәт абый гына пешерә торганын да онытмаганнар. Табага ярып пешергән, кетердәп торган бәрәңгене авыл халкы да әзерләргә өйрәнгән.

– Самавыр кайнатып чәй эчәрбез. Төрле уеннар уйнатабыз. Авыл мәдәният йортларында эшләп килгән коллективлар да чыгыш ясаячак. Күмәк хезмәт бу, үзебез генә башкара торган эш түгел, –ди Райлә Кадимова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү