Россиядә яшәү өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары (ЖНВЛП) исемлеге киңәйтелде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Препаратларның берсе С хроник гепатиты булган балаларны вируска каршы терапия сыйфатында кулланыла. Тагын бер препаратны табиблар фенилкетонурия белән интегүче өлкәннәрне һәм балаларны дәвалау өчен билгели. Сәламәтлек саклау министрлыгы исемлеккә авыртуны баса торган препарат (тел астына куя торган формасы) һәм иммунодепрессантны да керткән.
Россия Хөкүмәтенең тиешле боерыгы үз көченә 13 августта керәчәк.