Татар эстрадасы җырчысы шушы эссе көннәрдә, кояшта кызынып, балык тотып, авылда ял итә. Социаль челтәрдә ул: «Әйдә су керергә алып барам», — дип язып, фото урнаштырган. Соңрак артист аның белән бик күп кызларның су коенырга барырга әзер булуын хәбәр итте.
«Алдагы фотода су коенырга чакырган идем. Күпме кыз язды, малай. Ай-яй, кызлар. Молодцы. Әмма әзрәк алданрак языгыз, мин сезгә бер Газель әзерләп куям, яме. Сезне барып алалар, минем янга алып килеп куялар, рәхәтләнеп сезнең белән су керәбез. Сөйләштекме? Алданрак языгыз», – дип сөйли Ришат.