«Хыял» яшьләр үзәге инициативасы белән берничә ел элек башланган бу яңалык, дөрес, әле көндәлек режимга әйләнмәгән. Әмма үзәк хезмәткәрләре барып, иртәнге зарядка ясатабыз дигән оешмаларда каршы да килмиләр икән. Алай гына да түгел, җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә кызыксынып, теләп катнаша, диләр.
Кабат чакыручылар да бар. «Бодрое утро» программасы белән инде алар күп оешмаларда булган, күнекмәләрне гади, кешеләргә кызыклы, эшләргә күңелле булырлык итеп, үзгәртеп, яңартып торалар. «Коллектив белән, күңелле музыка астында булган иртәнге зарядкалардан соң кешеләр җанланып китә, безгә килеп, рәхмәтләр әйтәләр — шушы нәтиҗәне күрү дә күңелле», — ди үзәк тренерлары