Тиздән Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланачак. Аның беренчесе 9 сентябрьдә үтәчәк.
Сәүдә 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта ярминкә узачак мәйданчыклар исемлеге әзерләнә. Товар җитештерүчеләрне җәлеп итү һәм мәйданчыкларда җәмәгать тәртибен саклау өчен җаваплы итеп Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләнгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре исә санитар кагыйдәләрнең үтәлешен тикшереп торачак.
Искәртеп үтик: 2022 елда мондый ярминкәләрдә 2,1 миллиард сумлык товар сатылган иде. Шулар арасында 2,6 мең тоннадан артык ит, 360 тонна сөт, 3,5 миллион йомырка, 880 тонна он һәм 18,8 мең яшелчә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat