Ижевскта мәктәп укучысы, көчләүчедән сакланырга тырышып, дүртенче каттан сикереп төшә. Бу хакта «База» хәбәр итә.
15 яшьлек кызны Ижевск шәһәренең Пушкин урамындагы йорт тәрәзәләре астында табалар. Тугызынчы сыйныф укучысы исән кала һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Анда табиблар умыртка сөяге сынуын ачыклый.
Мәктәп укучысы әйтүенчә, кич белән ул 34 яшьлек ир-атка кунакка килгән. Ул аңа бәйләнә башлаган, көчләмәкче булган. Телеграмма-канал язганча, кыз ир-аттан котылырга тырышып, дүртенче кат тәрәзәсеннән сикереп төшә.
Һөҗүм итүче качып өлгерә. Хәзер аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре эзли. Көчләүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.