Украина пилотсыз очкычы Новгород өлкәсендә хәрби аэродромга һөҗүм иткән, бер самолетка зыян килгән. Бу хакта Оборона министрлыгында белдерделәр.
«Бүген Мәскәү вакыты белән якынча 10:00 сәгатьтә Киев режимы Новгород өлкәсендә хәрби аэродромга коптер тибындагы БПЛА кулланып террористик атака ясады», — диелә хәбәрдә.
Бер кеше дә зыян күрмәгән, бер самолетка зыян килгән.