Казанда узачак Глобаль Яшьләр саммитына 80нән артык илдән 4 меңләп делегат киләчәк

II Казан глобаль яшьләр саммитына 80нән артык илдән 4 меңләп кеше катнашу турында гариза биргән. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда билгеле булды.

Билгеле булганча, 27-30 августта башкалада Глобаль Яшьләр саммиты узачак. Ул инде Казанда икенче мәртәбә оештырыла.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, төрле илләрдән катнашу өчен гариза тапшыручылар булган.

– 30лап ил катнашачагын төгәл әйтте. Хәзер бу илләрнең делегатларын теркәү процессы бара, – диде министр.

Ринат Садыйков сүзләренчә, катнашучыларны мәдәни һәм эшлекле программа көтә.

– Пленар сессия узачак. Анда Татарстан җитәкчелеге дә катнашачак, федераль кунаклар да, чит илләрдән дә коллегалар көтелә, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү