Глобаль яшьләр саммитында бала тәрбиясе, традицион кыйммәтләр турында сөйләшәчәкләр

Казанда узачак Глобаль яшьләр саммитының төп темасы билгеле. Быел яшьләр традицион кыйммәтләр хакында фикер алышачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган журналистлар очрашуында билгеле булды.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына кергән илләрдә традицион кыйммәтләргә зур игътибар бирелә. Быелгы саммитта шул кыйммәтләрнең хәзерге дөньяда никадәр мөһим булуын искәртәчәкләр.

– Көчле, традицион гаилә, мәдәният, милли үзенчәлек – алар барысы да киләчәк өчен үрнәк юнәлешләр булып тора, безнең яшьләрне, үсмерләрне шуларга таянып тәрбияләү мөһим, – диде министр. – Саммит кысаларында фикер һәм тәҗрибә, шулай ук башка илләрдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда кулланыла торган яңа ысуллар белән уртаклаша алачакбыз.


Фикер өстәү