Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районына эш сәфәре кысаларында районның хәрби комиссариатында булды.
Исегезгә төшерәбез, хәрби комиссариат бинасы капиталь ремонтланган (капиталь ремонт эшләре быелның май аенда башланган һәм 20 августка тәмамланган). Капиталь ремонтка заказ бирүче — ТР ГИСУ, подрядчы – «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ, эшне финанслау 47,6 млн сум тәшкил иткәе. Исегезгә төшерәбез, бина 1958 елда төзелгән булган. Аның гомуми мәйданы 759 кв м.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт сыйфатын бәяләде, контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пунктын карады. Бинада шулай ук социаль яклау бүлекләре, медицина персоналы, хәрби хезмәт үтү турында контракт төзергә теләгән гражданнарның социаль һәм юридик мәсьәләләрен хәл итү өчен юрист, нотариус бүлмәләре урнашкан.