Казан үзмәшгульләренә Бауман урамындагы ярминкәдә сәүдә урыннары биреләчәк

Казан үзмәшгульләре Бауман урамында, Татарстан Фәннәр академиясе янындагы мәйданда, бушлай сәүдә урыннары ала ала. Ярминкә 29 һәм 30 августта узачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Мәйданчыкта кунаклар татлы бүләкләр, шоколад, агач савыт-саба, гипстан бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм тәбрикләмәләр, бизәнү әйберләре, киемнәр һәм башка күп кенә кулдан эшләнгән әйберләр сатып ала алачак.

Катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында кабул ителә. Моның өчен «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» хезмәтен һәм исемлектә ике ярминкә көненең берсен сайларга кирәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)524-90-90.

Татарстан Икътисад министрлыгында искә төшергәнчә, ел башыннан республикада үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан. 300 дән артык үзмәшгуль ТР территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашкан, шул исәптән Россия эшкуарлыгы көннәрендә өч көнлек «Мин бит инде ул – Татарстан» ярминкәсендә 10 млн сумнан артык акча эшләгән.

 


Фикер өстәү