Аларның да лаеклы ялдагыларын. Гадәттә, кешенең куйган хезмәте еллар үтү белән онытыла. «Эшләгәндә кирәк идем, хәзер берсе дә искә алмый»,- диеп уфтанып яшәүчеләр күпме?! Шул ягы белән дә бу бәйрәмнең, бу чараның кыйммәте бәһасез.
31 август — мал табибларының һөнәри бәйрәме алдыннан, мул сыйлы табыннар артында үткән бу очрашуга ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да кайткан иде. Бер төркем ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды ул.