24 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Берьюлы ике самолет һәлакәткә очрый

19 ел элек (2004) Ту-154 һәм Ту-134 самолетларында теракт була.

Мәскәүдәге «Домодедово» аэропортыннан очып киткән ике самолет та фаҗигагә берьюлы диярлек очрый. Самолет бортларында үзләрен үлемгә хөкем иткән террорчы хатын-кызлар – Әманәт Нагаева белән Сацита Джбирханова (икесе дә  Чечнядан) шартлаткыч матдәләрне хәрәкәткә китерә.

2005 елда Тула өлкәсендә фаҗига булган урында истәлекле билге куела, ә Ростов өлкәсенең Глубокий бистәсендә 2007 елда һәлакәт корбаннарына һәйкәл ачыла.

 

Кишиневны азат итәләр

79 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы барышында совет гаскәрләре Молдавия ССРның башкаласы Кишиневны немец басып алучыларыннан азат итәләр. Шәһәр өч елдан артык камалышта була. Анда бик кырыс режим кертелә. Җирле халыкны җәзалыйлар, азык-төлеккә карточкалар кертәләр. Кишинев геттосы оештырыла, анда 15 мең әсир була: күбесе хатын-кызлар һәм балалар.

Оккупация елларында Кишиневта 20 мең кеше үтерелә, 10 меңгә якынын коллыкка куалар. Сәнәгать предприятиеләренең барысы да диярлек, йортларның 70 проценты җимерелә. Шәһәр совет гаскәрләренең Яссы-Кишинев операциясе барышында азат ителә.

 

Чираттагы янгын

1842 елның 24 августында Казанда янгын  тәүлектән артык котырына. Ут шәһәрнең үзәк өлешен – 1309 йорт һәм 9 чиркәүне юкка чыгара. Россия императоры Николай I Казанны торгызуга ссуда бирергә боера, патша үзе янгыннан зыян күрүчеләргә – 50шәр мең, патша гаиләсе әгъзалары 16 шар мең сум җибәрә. Моннан тыш бөтен илдән Казанга иганәчеләр ярдәме килә.

 

Шаляпинны мәхрүм итәләр

Бу көнне (1927) РСФСР Халык Комиссарлары советы опера җырчысы Федор Шаляпинны «Республиканың халык артисты» исеменнән һәм илгә кайту хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

Гомеренең ахырынача җырчы рус гражданины булып кала, чит илнекен кабул итәргә теләми. Үзен туган җирендә җирләүләрен тели. 1984 елда аның теләге үтәлә: Шаляпин җәсәденең көлен Новодевичье зиратына алып кайталар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү


9790