Татарстан эшмәкәрләре проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр грант ота ала

Республиканың Икътисад министрлыгы илкүләм проект кысасында махсус грант алу өчен конкурс башлады. Татарстан эшмәкәрләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр грант ота ала.

Әлеге грантка 25 яшькәчә булган эшмәкәрләр, шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшкуарлар да өмет итә ала. Өстәмә шарт булып «Мой бизнес» үзәгендә уку тора. Грантны бизнес-проектны гамәлгә ашыру, торак булмаган бинаны арендалау һәм ремонтлау, җиһазлар сатып алу, коммуналь хезмәтләр һәм электр өчен түләү, лизинг килешүләренә һәм башкаларга тотарга мөмкин.


Фикер өстәү