Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләрен тапшырды

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе 2007 елдан бирле гамәлдә. Быел акциядә катнашучылар исемлегендә — әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар.

Бу уку елында Татарстанда 32 меңнән артык балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак, алар арасында 7788 беренче сыйныф укучысы.

«1 сентябрь алдыннан булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру күркәм гадәткә әйләнде» — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Ул билгеләп үткәнчә, тантаналы чараның Яшьләр үзәгенең төзекләндерелгән бинасы мәйданчыгында узуы — үзе бер символ.

“Яшьләребезне тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру безнең өчен өстенлек”, — дип ассызыклады ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү