Алексеевск районының Урман асты Шонталасы авылында яшәүче Раиф Исламов буш шешәләрдән бәдрәф ясаган. Моның өчен аңа 6000 данә шешә кирәк булган.
– Мин үзенчәлекле, гадәти булмаган әйберләр яратам. 2000 нче еллар башында ниндидер үзенчәлекле корылма ясау теләге туды. Шуннан башыма шешәләрдән туалет ясап карау идеясе килде. Аларны мин ике ел җыйдым. Ул елларда шешә табу җиңел түгел иде, аларны тегеннән-моннан көчкә юнәтеп бетердем. Бәдрәфнең “муен” өлешен ясар өчен кыска шешәләр кирәк иде, аның өчен одеколон савытларын файдаландым. Аларын табу тагын да авыррак булды, – ди ул.
Бәдрәфнең формасы да шешәнеке төсле ясалган. Кирәкле чималларны җыярга ике ел вакыт китсә дә, ясавы тиз килеп чыккан. Ике ай дигәндә корылма әзер дә булган. Биеклеге – 4 метрдан артык.
– Кешеләргә кызык инде. Инде шактый еллар узса да, килеп-килеп караучылар бар, – дип елмая Раиф абый.
Аның эшләнмәләре, ясаган җиһазлары моның белән генә чикләнми, билгеле. Ул үзенең остаханәсендә мәчеткә мөнбәрләр, кешеләргә урындыклар, өстәлләр, эскәмияләр, бизәкле чаналар, тимердән беседкалар эшли. Соңгы вакытларда эт оялары ясауга алынган. Зур, матур хайван йортларын 4500 сумга сата.
Аңа кадәр гаилә Түбән Камада яшәгән булган. Авылга исә кунакка гына кайтып йөргәннәр. Өч ел элек исә бөтенләйгә күченеп кайтканнар. Шуннан бирле Раиф абый такта эшләре белән шөгыльләнә. Остаханәсе янында гына такта яру җайланмасы да бар. Кешеләргә утын да сата.
– Һәр кеше ун елга 30 куб. метр агач яздырып алырга хокуклы. Ә утынны ул ел саен 20 куб. метр ала ала. Ләкин бар кеше дә бу турыда белми, белсә дә, алып кайтырга мөмкинлеге юк. Кызганыч, хәзер урманнарда җиһазлар эшләр өчен агач бик аз. Күбесе череп, корып ята. Урманны карамыйлар бит хәзер. Элек урманчылар күп иде, һәр кайсының җаваплы алачагы бар иде. Ә хәзер нәрсә? Аларны кыскартканнан кыскартып бетерделәр бит. Урман ятим бала төсле ялгызы калды, – дип көрсенде балта остасы.
Зөһрә Садыйкова