Югары уку йортларында кытай теле укытыла башлаячак

Россиянең кайбер югары уку йортларында кытай телен укыта башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Президентының фән һәм мәгариф буенча ярдәмчесе Андрей Фурсенко сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге яңалык тикшеренүчеләр әзерли торган белем бирү учреждениеләренә кагылачак.  Бу кытай теленең фәндә дөнья күләмендәге телләрнең берсенә әверелеп баруы белән бәйле. Хәзерге вакытта барлык фәнни әдәбиятның 30 проценты шул телдә нәшер ителә.

Фәнни трендта калышмыйча, алга таба хәрәкәт итәргә әйдәгән Фурсенко.

«Мәҗбүр итү булмаячак, инандырачакбыз гына, әмма көндәшлеккә сәләтле булырга телибез икән, без шушы юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез», — дигән ул.

Фурсенко сүзләренчә, рус теле галимнәр арасындагы аралашуда үз позициясен югалтмаска тиеш.


Фикер өстәү


9790