Төркиянең Бодрум курортындагы кунакханәдә атыш булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Бер кеше һәлак булган, өчесе яраланган. Низагта алты кеше катнашуы мәгълүм. Аларның өчесе кунакханәдә яшәүчеләр. Атучыны полиция тоткарлаган. Низагта катнашучыларның кайсы ил кешеләре булуы әле ачыкланмаган.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.