28 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтенроссия халык санын алу

1920 елның 28 августында беренче тапкыр совет халык санын алу башлана. Россия халкының нибары 75% ы гына исәпкә алына, чөнки илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби хәрәкәтләр бара. Демографик халык санын алу процессы дүрт бланктан тора: шәхси кәгазь, фатир картасы, шәхси хуҗалык, йорт хуҗаларының авыллар буенча  исемлеге. 1920 елгы халык санын алу ТАССР халык санын алу тарихында беренче була. 1920 елның 28 августына Татарстанда 2,9 млн кеше яши, шуларның 8,5% ы – шәһәр халкы һәм 91,5% ы – авыл җирлеге.

 Немецларны депортацияләү

1941 елның 28 августында СССР Югары Советы Президиумы Идел буе немецларын Себергә һәм Казахстанга махсус җирлеккә депортацияләү турындагы указга кул куя. Документта Идел буе немецлары автономиясе халкы «күп санлы шпионнарга һәм диверсантларга» булышлыкта гаепләнә. Депортация 3 сентябрьдә башлана. Аларга үзләре белән кулга алып китәргә мөмкин булганны гына алырга рөхсәт ителә. Яңа урында кешеләрне еш кына эшелоннардан буш далага бушаталар. 1964 елда гына СССР Югары Советы Президиумының ябык Указында совет немецларының дошманга булышлыкта булган барлык гаепләүләре рәсми рәвештә нигезсез дип таныла, аларның гражданлык хокукларын торгызу башлана, ләкин ул озак елларга сузыла.

 Яңа паспорт

1974 елның 28 августында СССРда паспорт системасы турындагы яңа нигезләмә раслана. Документ буенча 16 яшькә җиткән илнең барлык гражданнары паспорт алырга тиеш, ә 25 һәм 45 яшькә җиткәч, паспортка яңа фотография ябыштырыла.

Таныклык тышы карасу-кызыл төстә була, өске өлештә — «СССР» хәрефләре, үзәктә – алтын герб, ә аста «ПАСПОРТ» дип язылган була. Документта гражданның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы һәм урыны, милләте күрсәтелә. Гаилә хәле, прописка, выписка һәм хәрби бурыч турында штамплар куела. Паспортларны яңа үрнәккә алыштыру 1976 елның 1 гыйнварында башлана һәм 1981 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү


9790