Игорь Комаров Татарстанга эш сәфәре вакытында берничә очрашу үткәрәчәк

29 августта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга киләчәк.

Казанда вәкаләтле вәкил Казан Глобаль яшьләр саммитының «Хәзерге дөньяда балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле» пленар утырышында катнашачак. Быел саммитка 80 дән артык илдән 4 меңгә якын делегат килгән.
Шулай ук Игорь Комаров Татарстанга эш сәфәре кысаларында берничә очрашу үткәрәчәк.


Фикер өстәү