Чебоксарда бер туташка интернет киңлекләрендә танышкан егетеннән туй бүләге алу өчен акча түләргә туры килгән. Әмма бүләк тә, кияү үзе дә юкка чыккан. Бу хакта Чуашстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чабаксар һәм Кемерово шәһәренең полиция хезмәткәрләре узган еллардагы бер җинаятьне ачуга ирешкән. Чабаксарда яшәүче туташ 2019 елның җәендә интернет аша сөйкемле генә бер егет белән хат языша башлаган. Егет, озакламый, кыз янына кайтып, гаилә корырга вәгъдә иткән. Шул ук вакытта “кияү” ярәшү хөрмәтенә кәләшенә кыйммәтле бизәнү әйбере җибәрүен, моның өчен курьер хезмәтенә генә түләргә кирәклеген әйткән. Сөеклесе янына кайтуга, бөтен чыгымнарын каплаячагын вәгъдә иткән. Әмма “кияү” Чабаксарга кайтмаган. Кәләш исә 24 мең сум акчасыннан коры калган.
Полиция хезмәткәрләре, бу җинаятьне Кемерово шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек ир-ат кылган булырга тиеш, дигән фикергә килгән. Ул Чуашстанда яшәүче туташ белән генә түгел, башкалары белән дә мәхәббәт хатлары алышкан. Чабаксарның Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре эш материалларын Кемероводагы коллегаларына җибәргән. Биредә җинаять эше тикшерелә.